Казанда Россия чемпионаты ярышлары 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Татарстан башкаласында йөзү буенча Россия чемпионаты старт алды. Ярышларның беренче көнендә хатын-кызлар 400 метрлы дистанциядә комплекслы йөзүдә медальләр уйнаттылар.
4:42,10 нәтиҗәсе белән Ирина Звягинцева җиңү яулады. Аңа Париждагы Халыкара ярышларга сайлап алуга бер секундтан артык вакыт җитмәде.
Көмешне Диана Вәлиуллина яулады (4:45,99), бронзаны Дарья Рогожинова яулады (4:46,90).
Казанда Россия чемпионаты ярышлары 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Вести Татарстан
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев