Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Искәндәр белән Марат Балтачта теннис турниры уздырды (+фото)

Балтачта “Baltasi Open -2022” теннис турниры узды.

Турнир ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында ялгыз форматта узды. Ярышта 10 ир-егет һәм 3 кыз катнашты. Ир-егетләр 3 төркемгә бүленгән иде. Төркем җиңүчеләре зур кубок өчен көрәшне дәвам иттеләр, ә калганнары кече кубок өчен көч сынаштылар. Кызлар түгәрәк схема буенча уйнадылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче турнирның җиңүчесе дип Газизов Нурсил табылды. 3нче урынны Нәбиев Зөлфәт һәм Шакиров Ранил яуладылар.

Ир-егетләр арасында кече Кубок җиңүчеләре:
1 урын - Нурмөхәммәтов Алмаз
2 урын - Нәҗипов Рәниф
3 урын - Галимҗанов Ленур

Кызлар арасында кече Кубок җиңүчеләре:
1 урын - Галимҗанова Адилә
2 урын - Солтанова Алсу
3 урын - Солтанова Нәргизә

Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде. Барлык катнашучылар да ярышларның инициаторлары һәм спонсорлары Нотфуллин Искәндәргә һәм Галиуллин Маратка зур рәхмәт белдерделәр.

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев