Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

КАБАТ ҖИҢДЕЛӘР

Арча районының Ашытбаш урта мәктәбендә, беренче һәм бишенче сыйныф укучылары арасында "Төньяк балкышы" исемендәге ачык турнирның шашка ярышы узды.

23 октябрь көнне Арча районының Ашытбаш урта мәктәбендә, беренче һәм бишенче сыйныф укучылары арасында "Төньяк балкышы" исемендәге ачык турнирның шашка ярышы узды. Бирегә Арчаның төрле авылның урта мәктәпләреннән һәм башка районнардан да 11 команда килгән иде. Шушы ярышны оештырган Яңа Кенәр балалар иҗат йорты тренеры Сөләйман Галиуллин ничә еллар инде бирегә шашка уйнаучы мәктәп укучыларын җыеп, шашкага карата мәхәббәт тәрбияли, аның дәрәҗәсен үстерә. Шуңа да елда бу ярышны укучылар көтеп алалар, һәм уңышка ирешү өчен тырышып уйныйлар.

Иң көчлеләр арасында җиңүчеләрне дә билгеләр вакыт җитте. Балтач мәктәбеннән Ралинә Гыйбадуллина 2 - урын яулап, медаль һәм мактау кәгазе алды. Башлангыч сыйныф укучылары арасында исә, Зәринә Сәмигуллина 1 - урын яулап күпләрне сокландырды.

Казанда узган, Р. Г . Нәжметдиновның шашка ярышларында катнашып килгән Зәринәбез, бу бәйгедә дә зур осталыгын күрсәтте.Күптән түгел ул, Казанда 1 нче разрядны алган иде.

Спорт өлкәсендә 1 нче һәм 3 нче разряд алган Зәринә белән Ралинә , шашка уенында югары күтәрелуче, райныбызның ике бөртек кызлары. Киләчәктә дә шундый матур уңышларга ирешергә насыйп булсын иде аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шашка