Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Карадуган хоккей командасы «Хезмәт» газетасы турниры җиңүчесе

14 команда ике көн дәвамында җиңүчене ачыклады

35 ел дәвамында районда «Хезмәт» газетасы призына үткәрелә торган хоккей ярышларының чираттагысы тәмам. 14 команда ике көн дәвамында җиңүчене ачыклады. «Зифа», «Чепья», Норма һәм Карадуган командалары үз бозларында җиңеп, финалга чыктылар. Үзара очрашканнан соң 3-4 урын өчен «Зифа» һәм «Чепья» командалары уйнады. Смәеллеләр чепьялыларга караганда өстен чыкты һәм өченче урынны яуладылар. Ә беренче-икенче урын өчен Норма һәм Карадуган җирлекләреннән оешкан командалар көч сынашты. 3 период 2:2 исәбенә тәмамланды, өстәмә билгеләнгән вакыт та җиңүчене ачыкламады. Бары буллитлар суканнан соң гына җиңүче билгеле булды. Ул – Карадуган командасы. Аларга шәхси эшмәкәр Илшат Шакиров ярдәме белән алынган зур күчмә Кубок тапшырылды. Призер булган команда уенчыларына медальләр тапшырылды. Ярышларда катнашучыларга, урыннарда бозларны әзерләүдә ярдәм итүчеләргә, спорт һәм яшьләр бүлеге хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар

    Тагир Аглямов

    0

    0

    Исәнмесез, хөрмәтле якташлар! Бик шат сезнең кәшәкә уеннарындагы уңышларыгыз өчен! Ә бездә тик ятмыйбыз, бездә булдырабыз! Менә сезгә тәкъдим итәм карарга)) https://www.youtube.com/watch?time_continue=1&v=e_NDyPBdZ78

    Теги: хоккей