Җәй көне, каникуллар чоры дип тормыйлар Балтач ДОСААФы базасында шөгыльләнүче картчылар режимнарын үзгәртми шөгыльләнәләр.
Атнага өч мәртәбә инструкторлары Фәнис Хәйруллин белән берлектә картинг машиналарының төзеклекләрен тикшереп, төрле ярышларда катнашып киләләр.

9-10 июль көннәрендә Саба районы Лесхоз бистәсендә үткәрелгән республикакүләм ярышларда безнекеләр дә тырышып ярышты, тик бу юлы җиңүле урыннарыбыз гына юк. Алай да егет-кызлар төшенкелеккә бирелми, ярышларда катнашу җиңәр өчен генә түгел, иң беренче чиратта тәҗрибә туплар өчен кирәклеген белә алар.

Катнашучыларыбыз Шәүкәт Минһаҗев, Данияр Гарифуллин, Вәлиәхмәт Хәкимов, Ислам Хәйруллин, Әмир Хәйруллин, Кәрим Һадиев, Илдан Вәлиев, Диләрә Гарифуллина, Данияр Гарифуллиннарга алга таба уңышлар теләп калабыз.

Фото: автор
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев