Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Күңелләре булып киттеләр...

Быелгы ярышларга килүчеләр арасында кемнәрне генә күрергә туры килмәде безгә. 8 яшьтәге нәниләребездән башлап, 80 гә якынлашучы аксакалларыбыз да килгән иде, ярышырга. Ә иң мөһиме, һәр төбәкнең иң көчле уенчылары

«Тора-тора ярышларыбыз камилләшә бара. Элегрәк килгән кеше саны белән фикер йөртсәк, бүген исә уенчыларның көче, осталыгы белән уеннарга нәтиҗә ясыйбыз”, - диде миңа уеннар башланыр алдыннан, “Балтачагрохимсервис” җәмгыяте призларына узучы регионара ярышларны оештыручыларның берсе, Рифат Шәрәфиев.

Чыннан да быелгы ярышларга килүчеләр арасында кемнәрне генә күрергә туры килмәде безгә. 8 яшьтәге нәниләребездән башлап, 80 гә якынлашучы аксакалларыбыз да килгән иде, ярышырга. Ә иң мөһиме, һәр төбәкнең иң көчле уенчылары. Алары – Әтнәдән, Биектаудан, Сабадан, Кукмарадан, Мамадыштан, Малмыждан, Нократ Аланыннан, Мари Иленнән...һәм дә үзебезнең уенчылар.

Ярышларга килгән 57 уенчыны Казаннан Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбеннән килгән республика категорияле хөкемдар Алексей Давыдовның  хөкемдарлык итүе, гомүмән, ярышларга аерым бер тынычлык, матурлык өстәде. Инде, ярышларыбызны ачарга килеп, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, җәмгыять директоры, районыбызда шахмат уеннарына аерым көч түгеп, гел ярдәм итүче Наил Гыйләҗевның , район спорт оешмасы җитәкчесе Рөстәм Заһидуллиннарның чыгышлары, район тормышы белән таныштырулары ярышларыбызны тагын да тулыландырып җибәрде.

Ярышларыбыз кичкә кадәр дәвам итте. Уенчылар 9 тур уйнадылар. Ярышларыбызны да оештыручылар бик матур тәмамладылар.

Ир-егетләр арасында призлы урынны яулаган А.Васильев, В.Абдулов /икесе дә Кукмарадан/, Л.Вахитов /Арча/, хатын-кызларыбыздан Кукмарадан Д.Гарафетдинова, Балтачтан Р. Шаһимәрдәнова, Сабадан Р.Нургалиева, ветераннарыбыздан А.Вәлиуллин /Биектау/, Г.Фәйзрахманов /Балтач/, В.Зяблицев /Нократ Аланы/, балтачлылардан А.Хөрмәтуллин /Салавыч/, Л.Гарифуллина /Норма/, Ә.Абдрахманов, Т. Галимов /икесе дә Бөрбаштан/, С.Габдрахманов /Балтач/, иң яшь һәм иң олы уенчыларыбыз З.Корбанова /Бөрбаш/, А.Хәйруллин /Шубан/, К.Шәймәрданов /Кукмара/ җәмгыятьнең дәрәҗәле медальләре, грамоталары, акчалата бүләкләре тапшырылды.

“Искиткеч зур дәрәҗәдә оештыргансыз ярышларны”, - дип, олы рәхмәтләрен җиткереп таралышты, кунакларыбыз. Без дә үз чиратыбызда ярышны оештыручыларыбызга, көне буе кунакларыбызны тәмле ашлары белән сыйлаган Балтач гимназиясе пешекчеләренә зур рәхмәтебезне белдерзбез.      

Фото: автор                                   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат