Кем чаңгыга, кем волейбол ярышына...
Спорт

Кем чаңгыга, кем волейбол ярышына...

Яшьләр эше һәм спорт бүлеге чаңгы ярышлары фестиваленә һәм “Балтасиада” спартакиадасы кысаларында волейбол ярышларына чакыра.

27 нче февраль көнне 10.00 сәгатьтә Ялтра чаңгы трассасында  2003 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары фестивале уза.  

27 нче февраль көнне 10.00 сәгатьтә  “Балтач” спорткомплексында,  “Хыял” яшьләр үзәгендә, Кариле спорт  залында,  “Батыр” яшьләр үзәгендә, Чепья урта мәктәбе спортзалында “Балтасиада” спартакиадасы кысаларында волейбол ярышларның зона этабы, 28 нче  февраль көнне 10.00 сәгатьтә  “Балтач” спорткомплексында финал этабы уза.

 

Яшьләр эше һәм спорт бүлеге

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


ялларда ярышлар

Нет комментариев