Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кем – унике, кем бер тапкыр җиңүче

Район сабан туеның баш батырларын барлыйбыз

Хәтерегездә булса, моннан биш ел элек Сабантуй бәйрәме алдыннан без Балтачыбызны бөтен республикада таныткан, матур көрәшләре, үзләренә генә хас алымнары, күпсанлы, мәртәбәле җиңүләре белән район көрәш тарихына кереп калган көрәшчеләребезне барлап, аларның истәлекләре белән уртаклашкан идек. Шушы юл белән дистәдән артык данлыклы спортчыларыбызны кабат көрәш мәйданына кайтаргандай булдык. Быел исә гомуми анализ ясап, район сабан туенда иң күп җиңү яулаган баш батырны ачыкларга булдык.

Үткән гасырның алтмышынчы елларыннан башлап, баш батыр булып калучылар арасында Яңгулдан Газиз Газыймов, Дамир Сафиуллин, бертуган Фаил, Фәрит, Марат Әхмәдиевлар, бертуган Габделфәрт һәм Илдар Рәфыйковлар, Бөрбаштан Васил Гарифуллин, Фидаил Шакиров, Салавычтан Рафис Насыйбуллин, Кунырдан Эдуард Камалов, Арбордан бертуган Айдар һәм Ринат Хәйретдиновлар, Соснадан Рәдис Галләмов, Балтачтан Васил Гыйләҗев, Тәбрис Мәннапов, Нөнәгәрдән Рәдис Сәмигуллиннар бар. Алар арасында бу мәртәбәле исемне бер, ике яки берничә тапкыр отучылар да бар. Әлегә Салавыч пәһлеваны Рафис Насыйбуллин ирешкәннәрне кабатлый алучы юк. Ул район сабан туенда 12 тапкыр абсолют батыр булып калган. Айдар Хәйретдинов – ун, Рифкать Хөсәенов – алты, Фәрит Әхмәдиев, Илдар Рәфыйков, Ринат Хәйретдиновлар – биш тапкыр баш батыр калганнар. Үткән елгы Сабантуйда исә Илдар Рәфыйковның улы Руслан баш батыр калды.

Ә хәзер сезне егерме беренче гасырда район Сабантуйларының баш батырлары белән таныштырабыз:

Айдар Хәйретдинов – 2001, 2002, 2004-2007, 2011, 2013, 2017, 2018 елларда;

Рифкать Хөсәенов – 2003;

Ринат Хәйретдинов – 2008, 2010, 2012, 2014, 2016;

erid: 2VtzqwTSgT9

Ранил Габдрахманов – 2009;

Фердинанд Вәлиев (Апас районы) – 2015;

Рәдис Сәмигуллин – 2019;

Руслан Рәфыйков 2021 елда абсолют җиңүче булган.

2020 елда, пандемия сәбәпле, Сабантуй үткәрелмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9