Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Хезмәт» кубогы иясе

35 ел дәвамында районда «Хезмәт» газетасы призына үткәрелә торган хоккей ярышларының чираттагысы тәмамланды. 14 команда ике көн дәвамында, 2-3 гыйнвар көннәрендә җиңүчене ачыклады.

«Зифа», «Чепья», «Норма» һәм «Карадуган» командалары үз бозларында көндәшләрен җиңеп, финалга чыктылар. Үзара очрашканнан соң, 3-4 урын өчен «Зифа» һәм «Чепья» командалары уйнарга тиеш булды. Смәел, Шеӊшеӊәр, Ор авылы егетләрен бергә туплаган «Зифа» командасы үзенеӊ составында яшьләргә урынны күбрәк биргән, алар еш алышынып, уенны югары темпта алып бара алдылар. Нәтиҗәдә, смәеллеләр чепьялыларга караганда өстен булды һәм өченче урынны яуладылар.

Ә беренче-икенче урын өчен Норма һәм Карадуган җирлекләреннән оешкан командалар көч сынашты. «Норма» командасы Тимирязев исемендәге хуҗалыкның матди ярдәме белән бу турнирга ныклы хәзерлек белән килде. Соӊгы биш елда «Хезмәт» газетасы Кубогыныӊ даими җиӊүчесе буларак, алар бу юлы да җайлы гына чираттагы җиӊүгә ирешергә, дип бозга чыктылар, ахрысы.

Дөрестән дә, көндәшләр капкасына бер-бер артлы ташланган ике алка моны дәлилләде дә сыман. Әмма уенчыларныӊ үзе өчен генә уйнавы, хоккейныӊ команда уены икәнен истән чыгару начар нәтиҗәгә китерде, уенныӊ соӊгы мизгелләрендә узган ел финалда уйнамаган карадуганлылар исәпне тигезли алдылар. Төп вакыт шулай итеп 2:2 исәбенә тәмамланды, өстәмә билгеләнгән вакыт та җиңүчене ачыкламады. Бары буллитлар сукканнан соң гына җиңүче билгеле булды. Ул – «Карадуган» командасы. Аларга Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Норма авылыннан шәхси эшмәкәр Илшат Шакиров ярдәме белән алынган, яӊа зур күчмә Кубок тапшырды.

Призер булган команда уенчылары акчалата бүләк һәм медаль ияләре булдылар. Медальләр булдыру да Илшат Шакиров тәкъдиме булды һәм ул бу чыгымнарны үз өстенә алды. Хоккейчылар исеменнән олы рәхмәт аӊа! Дүртенче урынны алган «Чепья» командасы да бүләкләнде. Бу команданы аерым билгеләп узарга кирәк. Хәзерге вакытта үзләренеӊ төп спонсорлары булмау сәбәпле, җирлек егетләре җәйләрен «шабашка»да эшләп, хоккей формасын яӊартырга мөмкинлек тапканнар, бу турнирда аларныӊ чыгымнарын, читтә урнашкан булса да, «Дуслык» күмәк хуҗалыгы күтәргән.

Турнирныӊ «Иӊ яхшы уенчысы» дип «Норма» командасыннан Алмаз Садыйков танылды, ә «Зифа» командасыннан Булат Зарипов һәм «Карадуган» командасыннан Ленар Галимов «Иӊ яхшы капкачы» буларак аерым билгеләп үтелде. Уеннарныӊ һәр ике көнендә бозда хөкемдәр булган егетләр, бигрәк тә Арчадан Булат Шакиров һәм Балтачтан Ирек Хаҗиев уеннарныӊ кагыйдә кысаларында баруы өчен зур осталык куйдылар. Ярышларда катнашучыларга, урыннарда бозларны әзерләүдә ярдәм итүчеләргә, районның спорт һәм яшьләр бүлеге хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
 

 

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей