Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әхмәдиевларны беләләр

Милли көрәшебезне яра­тучыларга, ярышларны карарга килүчеләргә Марат Әхмәдиев исемен еш ишетергә туры килә.

Элегрәк үзе бил алышты, аннан соң тренерлык эшенә кереште. Кирәк булса судьялык итә, ярыш кагыйдәләрен камилләштерү, методик ярдәм­лекләр эшләү буенча да тәҗрибәсе зур.

Балтач районының Бөрбаш авылы көрәшчеләре узган гасырның 70-80 нче елларында республикабызда гына түгел, бөтен Русия күләмендә танылдылар. Әмма аларга якын гына урнашкан Яңгул көрәшчеләренең дә матур казанышлары бар. Әгәр Бөрбашта малайларны, үсмерләрне бил алышу серләренә Васил Гарифуллин өйрәтсә, Яңгулда мондый кеше урта мәктәп укытучысы Газизҗан Газыймов була. Марат исә тормышта да, спортта да үрнәк булырдай шәхесләр дип абыйлары Фәрит белән Фаилне дә атый. Икесе дә спорт осталары, Русия һәм республика чемпионнары. Аларның ничек көрәшүләре хакында газеталардан укый-укый, каникулга кайткан вакытларында теге яки бу алымны ничек ясарга икәнлеген күрсәтергә кушып аптыратып бетерә абыйларын Марат. Үзе дә абыйлары артыннан барып, Казан дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керә. Яшүсмерләр арасында ике тапкыр республика беренчелегендә җиңгәч, грек-рим көрәше белән дә шөгыльләнә башлый. Иң зур уңышлары — 1979 елда Муса Җәлил турнирында җиңә, тагын бер елдан Татарстан чемпионатында чемпион кала. Балтач һәм Вахитов районы сабантуйларының баш батыры. Ул әзерләгән Вахитов районы командасы 15 мәртәбә Казан шәһәрендә җиңеп чыкты, өч тапкыр республика чемпионы исемен алды, Муса Җәлил турнирын да отты. Маратның шәкертләре арасында Рафил Әхмәтҗанов, Илнар Әхмәтҗанов, Ранил Габдрахманов, Лениз Абдуллин кебек атказанган спорт осталары, Илнар Галиев кебек Универсиада чемпионы һәм дә егермеләп спорт остасы бар.

Марат Габделбәр улының милли көрәшебезгә керткән тагын бер казанышы — ярыш кагыйдәләрен камилләштерү, секретариат эшен компьютерга салу буенча 20дән артык фәнни-методик хезмәтләре.

Татарстанның атказанган тренеры, республикабызның атказанган физик культура хезммәткәре, Русия федерациясенең югары профессиональ белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, физика-математика фәннәре кандидаты, Казан дәүләт технология университеты (элеккеге КХТИ) доценты Марат Габделбәр улы Әхмәдиевка 19 августта 60 яшь тулды. Танылган галим һәм тренерны олы юбилее белән котлап, аңа исәнлек-саулык, куанычлы көннәр, һәрвакыт үз сүзендә торучы принципиаль булуын теләп калабыз.

Атлас ГАФИЯТОВ
tatyash.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әхмәдиевлар