Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көектә атна буе балалар шашка уйнаган? (фото)

Иңгел абый истәлегенә балалар арасында шашка ярышы узган.

11 март көнне Шәрипов Фәнис гаиләсе әтиләре Иңгел абый истәлегенә балалар өчен шашка ярышы башлап җибәрделәр. 

Барлыгы 13 бала атна буе көч сынашып, җиңүчеләрне бүләкләү булды.

1 урын — Галиев Зөфәр.
2урын — Самигуллин Рияз.
3 урын — Зиятдинов Мөхәммәт.

Шулай ук барлык катнашкан балага да тәмле күчтәнәчләр тапшырдылар.

Икенче елын шушындый күркәм чара оештырган Шәрипов Фәнис гаиләсенә барлык әти-әниләр исемнән зур рәхмәтемне җиткерәм. Киләчәктә тыныч, матур тормышларда яшәп, бу уен дәвамлы булсын дигән теләктә калам, дип хәбәр итә Көек авылы китапханәчесе Илсөяр Зиятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көек авылы шашка