Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көн үзәгендә – күңелле яңалыклар

Биредә җиде илдән җыелган иң көчле спортчылар катнашты

19-28 май көннәрендә Төркиянең Кемер шәһәрендә физик мөмкинлекләре чикле спортчыларның «Халыкара 100 шашка тактасы» буенча Бөтендөнья чемпионаты булып узды.

Биредә җиде илдән җыелган иң көчле спортчылар катнашты. Ун көн барган ярышта райондашыбыз Чулпан Габделганиева көмеш медаль һәм Кубокка ия булды.

Афәрин, Чулпан, афәрин! «Хезмәт» газетасы белән элемтәгә кергәндә Чулпан Мәскәү вокзалында поезд көтә иде. «Татарстаныма поезд кич белән генә була әле, – диде ул (без төш вакытында шалтыраттык).

– Унике кеше арасыннан икенче урынны алуым белән бәхетлемен. Ярышка аеруча да ныклы хәзерлек белән килгәннәр, шуңа да җиңүләр җиңел генә бирелмәде». Җиңүләрең дәвамлы булсын, тырыш райондашыбыз!

*       *       *

23-26 май көннәрендә «Кама Артегы» үзәге территориясендә «Куркынычсыз тәгәрмәч» республика конкурсының финалы узды. Биредә барлыгы 56 команда катнашты.

Конкурста Салавыч күппрофильле лицей командасы (җитәкчеләре Ранил Гыйләҗев) беренче урын яулады. Шәхси зачетта кызлар арасында Эллария Саттарова – өченче, Кәрим Галимҗанов – беренче, Алмаз Гарифуллин икенче урын алды. Конкурсантлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, велосипедта куркынычсыз йөрү күнекмәләрен, беренче ярдәм күрсәтү осталыгын һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Үрләр яулау җиңел түгел, яуланганны саклап алга атлау тагын да авыр.

 Афәрин, сезгә, егетләр-кызлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт