Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы буенча "Яңа уенчы Кубогы" ачык турниры кысаларында фестиваль, шулай ук ике елдан кимрәк каратэ белән шөгыльләнүче егетләр һәм кызлар өчен ТР буенча "Яңа уенчы Кубогы" ачык турниры узды.
Әлеге ярышларда "Балтач" спорт мәктәбендә каратэ белән шөгыльләнүче егет-кызлар да көч сынашты һәм призлы урыннар яуладылар. Менә алар: Сөләйманов Искәндәр, Сөләйманов Ильяс, Нәҗметдинов Эмиль, Ганиев Камил - 1 урын, Ахунова Мәликә - 2 урын, Сафиуллин Ислам, Сәүбанов Салих, Камалова Зилә 3 урынга лаек булды.
Вәлиева Айзилә 13-15 яшьлек һәм 12-13 яшьлекләр арасында 1 урын,Фәйзетдинов Тимур 3 урын яулады.
- Бик күп балалар өчен бу ярыш беренчесе булды, барысы да лаеклы чыгыш ясадылар, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, - ди тренер Вәсилә Газизова.
Без исә каратэчыларны һәм аларның тренерлары Вәсиләне ихластан зур җиңүләре белән котлап, киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар телибез.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев