Көрәшкә көтәбез
Спорт

Көрәшкә көтәбез

Иртәгә “Балтач” спорткомплексында Тимирязев исемендәге җәмгыять призларына татарча көрәш ярышлары була.

Бәйгедә җирле командалар  пәһлеваннары бил алышачак. Әлеге ярышлар елның-елында зур оешканлык белән уза, быел аның егерме бишенче мәртәбә үтүе.

Хөрмәтле райондашлар! Көрәш җанатарлары! Сезне якшәмбе-ял көнне иртәнге сәгать 9да үтә дә мавыктыргыч бәйгегә көтеп калабыз! Тантаналы ачылыш – иртәнге сәгать 10да. Рәхим итегез!

 

Районның спорт бүлеге.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


көрәш

Нет комментариев