Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кумирлар әле дә бармы?

Без кечкенә чакта “Гагарин булам” дип космоска очулар, яки “мин – Чапаев” дип, агач атка атланып чапкан күренешләрне күрү гадәти хәл иде. Инде заманалар үзгәрде, балалар телевизор, компьютер, планшетка табына башлады.

Ничек кенә кызганыч булмасын, моның шулай икәнен танырга кирәк дип уйлый идем. Нәкъ тә, идем. Әмма фикеремне үзгәртергә бер күренеш җитте.

Бакчада мәш килгән вакыт, күрше урам малайларының бәрәңге бакчасы башында туп типкән тавышларын ишетсәм дә, күтәрелеп карарга һич вакыт юк. Әмма шул мизгелдә бер малайның кычкырып Россия гимнын җырлап җибәрүе мине эштән калдырды. Әйтергә кирәк оста итеп башкарды ул аны. Баксаң, туп керткәннәр, көндәш команданы җиңгән булып чыктылар. Исем китеп озак күзәтеп тордым мин аларны. Бу вакытта футбол буенча чемпионат барган көннәр иде. Димәк, кумирлары кебек җиңү яулаганнарына куанулары булган малайларның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: футбол