Балтач командасы дүртенче урын яулады
Исегезгә төшерәбез, 16-19 ноябрь көннәрендә Казанда шахмат буенча республика чемпионаты үтте. Биредә Балтач районы данын Салават Габдрахманов, Наил Хөснетдинов, Хәлил Гатауллин, Илнар Сафин, Габдерәфыйк Фәйзразманов, Гөлшан Сөләйманова, Данил Закиров, Ландыш Гарифуллинадан торган бердәм команда яклады.
Киеренке ярышта Балтач командасы дүртенче урын яулады, ә Ландыш Гарифуллина көмеш медальгә лаек булды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев