Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мөҗиповлар балаларны сөендерә (+фото)

6нчы декабрь көнне Норма мәктәбендә 1-3сыйныф укучылары арасында шахмат ярышлары үткәрелде. Әлеге ярышларда барлыгы 19 бала катнашты.

Турнирның төп спонсоры Мөҗииповлар гаиләсе бу көнне балаларга чын шахмат бәйрәме ясадылар.

Призлы урынны яулаган уенчыларыбыз акчалата бүләк, грамота һәм медаль белән бүләкләнде. Шулай ук һәр катнашучыга да бүләкләр бирелде.

Малайлар арасында 1нче урында – Мәрдәнов Раил, 2нче урында – Гатауллин Булат, 3нче урында Мөҗипов Ильяс.

Кызлар арасында 1нче урында Хәбибуллина Дилә, 2нче урында Саттарова Диләрә, 3нче урында Хөсәенова Зәринә.

Мәктәбебезнең коридорында шахмат зонасы булдыруның уңай нәтиҗә бирүе әлеге уеннарда ачык күренде. Үзләре кечкенә яшьтә булуларына карамастан, балалар матур уен күрсәттеләр. Шушындый матур ярыш үткәреп балаларны куандырган өчен Мөҗиповлар гаиләсенә зур рәхмэтебезне җиткерәбез, эшләрендә уңышлар телибез дип хәбәр итәләр Норма урта мәктәбе коллективы.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат