Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Мылтык атуда ярыштык" (+фото)

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Балтач районының "ФОРПОСТ" оешмасы җитәкчесе Гыйлемҗанов Фирдинант абый "Фикердәш" ләргә пневматик мылтыктан ату ярышы оештырып уткәрде.

Мылтыктан ату буенча без кайбер спортчылар Татарстанда узган чемпионат ярышларында катнашып узебезнең көчебезне сынап караган бар иде инде. Бер караганда гади гына ярыш түгел, ләкин барыбызда уз көчебезгә ышанып, бик теләп катнаштык. Соңыннан ярыш уңышлар белән тәмамланды. Әле беренче тапкыр мылтык тотып төз аткан яшьләрнең оста атуларына да соклануын белдерде Фирдинант абый, һәм җиңүчеләрне Грамота белән котлады. Бу ярышны да ошатып, тагын дәвамлы булуын теләп, рәхмәтле хисләрдә калды "Фикердәш" ләр.

 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар ункөнлеге