Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Наилә апа - Рамиләнең ныклы терәге

Наилә Шаһимәрданова оныгы өчен ныклы таяныч

Спортның кайсы гына төрен алып карасаң да, янәшәңдә сине аңларлык, сиңа матди яктан гына түгел, ә рухи яктан да таяныч булырдай якыннарың булу кирәк. Ә Балтач кызы Рамилә Шаһимәрдәнова бу исәптән бик бәхетле. Аның ышанычлы терәге, ныклы тылы – гаиләсе, бигрәк тә, әбисе Наилә дияр идем.

Шахмат дөньясында кечкенәдән үз урынын тапкан, һәрчак камиллеккә омтылган,әле алай гына да түгел, биюче, волонтер Рамилә хакында күп мәртәбәләр яздык. Бүгенге язмабыз герое исә Рамилә  өчен һәрчак таяныч булган Наилә апа.

Мәктәптә нинди генә чара үтсә дә,  Наилә  апа Шаһимәрдәнова гел ярдәм итә. Оныгы өчен шулай борчылып, аның сәләтен үстерү  өчен көчен жәлләмәвен күреп  бик сокланабыз. Чын мәгънәсендә башкаларга үрнәк кеше ул, – ди Балтач урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова.

Икене бирми, бишне алып булмый,  ди халык. Баланың сәләте барын күреп, Шаһимәрдәновлар аны үстерү өчен барлык мөмкинлекләрне дә файдалана.

Әле алай гына да түгел, Наилә апаның мәктәптә дә һәрчак ярышлар уздырырга, чаралар оештырырга матди ярдәм күрсәтүе олы мактауга лаек.

 Рамилә Шаһимәрданова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат