Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Норма бозы гөрләп торды (+фоторепортаж)

23 февраль бәйрәм көннендә Норма авыл җирлегендә хоккей турниры уздырылды. Бу чираттагы турнир мәгариф ветераны, озак еллар Норма урта мәктәбендә укыткан, завуч булып эшләгән Фәрит абый Кәлимуллин исемен йөртә.

Җирлектәге эшмәкәрләр, хоккейны үз күрүчеләр фикерләшеп, бу турнирны бергәләп үткәрергә булганнар. Матчларны ачып җибәргәндә Фәрит абый үзенеӊ рәхмәтен җиткерде, һәрвакыт бердәм, тату һәм максатчан булырга чакырды. Дүрт команда катнашында очрашулар бик киеренке узды. Беренче урын Норма ветераннар командасында, икенчедә – пүскәнлеләр, өченче урында   Норма яшьләре командасы,  дүртенчедә Чапшарлар һәм аларда уйнаган укытучылар командасы. Иӊ яхшы уенчы, капкачы, һөҗүмче, иӊ оста буллит сугучы һәм башка төле номинацияләрдә бүләкләүләр узды. Рәхмәт Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев