Норма мәктәбенеӊ 5-6нчы сыйныф укучылары Балык бистәсендә узган “Күңелле стартлар” ярышында катнашты
18 нче ноябрь көнне Балык бистәсе районында мәктәп укучылары Спартакиадасы кысаларында “Күңелле стартлар” ярышының зона этабы булып узды.
Биредә барлыгы 25 районнан килгән егет һәм кызлар үзара көч сынаштылар. Безнең район данын Норма мәктәбенеӊ 5-6нчы сыйныф укучылары (җитәкчесе – Гарифуллин Н.Г.) якладылар. Алар әлеге ярышта 14 урында булдылар. Шулай ярышларда осталыкларын чарлап, киләчәктә “Күңелле стартлар”ның республика этабында катнашу хокукын яуларлар, дип ышанып калабыз.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев