Нык беләкле Айгөлебез Европада таныла
Спорт

Нык беләкле Айгөлебез Европада таныла

Европа беренчелегендә Балтач кызы өченче урын яулады.

Хәтерләсәгез, Екатеринбургта Россия беренчелегенә узган кул көрәше ярышында Яңа Салавыч авылы кызы Айгөл Вәлиева сул кулы белән – беренче, уң кулы белән дүртенче урын, ә гомуми исәптә беренчелекне яулап, спорт мастерлыгына кандидат нормативларын үтәгән иде.

Бүген исә тагын бер куанычлы хәбәр кабул итеп алдык, Айгөл кул көрәше буенча Европа беренчелегендә өченче призлы урын яулаган.


кул көрәше

Нет комментариев