Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Очрашырга бер сәбәп (+видео)

3 декабрь көнне "Инвалидлар декадасы" уңаеннан, физик яктан мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен "Балтач" спорткомплексында спорт ярышлар узды.

Кунакларны иң элек инвалидлар советы рәисе Рамазан Фәрзиев сәламләде. Спортны үз иткән мөмкинлеге чикле райондашларыбыз шашка-шахмат, дартс, бочча уеннарында иң көчлеләрне ачыклады. Әлеге чара спорт өлкәсендәге мөмкинлекләрне генә ачыклап калмады, очрашып, сөйләшү өчен бер сәбәп тә булды.

Ярышлар вакытында гармун тавышы залны моңга күмде. Нөнәгәрдән Наил абый Фәсыйхов, Соснадан Ягъфәр Хәбибуллин, Түнтәрдән Фарук абый Ибраһимов башкаруындагы көйләр бәйрәмгә үзгә ямь өстәде.

Бәйрәм хакында тулырак газетабызның җомга санында.

Фото, видео: авторныкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Түнтәрдән Фарук абый Ибраһимов, дуслары әйләнәсендә тальянда уйный
Ярышлар вакытында гармун тавышы залны моңга күмде. Нөнәгәрдән Наил абый Фәсыйхов башкаруындагы көйләр бәйрәмгә үзгә ямь өстәде
Ярышлар вакытында гармун тавышы залны моңга күмде. Соснадан Ягъфәр Хәбибуллин башкаруындагы көйләр бәйрәмгә үзгә ямь өстәде
Ярышлар вакытында гармун тавышы залны моңга күмде. Түнтәрдән Фарук абый Ибраһимов башкаруындагы көйләр бәйрәмгә үзгә ямь өстәде

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар ункөнлеге