Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Һәр ярыштан җиңү белән...

Соңгы айларда узган шахмат ярышларының саны-сагышы юк. Яллар турында бөтенләй оныттылар, әмма аның каравы күпме җиңү, күпме уңыш яуланды.

Балалар бакчасыннан ук шахмат, шашкага мәхәббәт тәрбияләгән, балаларның зур җиңүләренең төп сәбәпчесе, һәрчак олы терәге булган Ландыш Гарифуллина исеме райондашларыбызга яхшы таныш.
Ничə еллар дəвамында матур күрсəткечлəргə ирешүче, ел саен яңа чемпионнар əзерләүче, барган һəрбер ярыштан зур күрсəткечлəр белән кайтучы Ландыш Гарифуллинаның укучылары хакында газета битләрендә дә, сайтларда да гел язып киләбез. Ә менә үзе турында язылмый диярлек, олы хезмәте гел күләгәдә калып килә.
Ландыш Гарифуллина тырыш, максатчан кеше, алны-ялны белми эшләүче тренер. Әлеге сыйфатлар аңа мөгаен, әтисе, районның көрəш тренеры булган Васил Гарифуллиннан күчкәндер. Васил абый ничə еллар дəвамында районыбызда өлкəн көрəш тренеры булды, күпме тренерлар, чемпионнар əзерлəп калдырды. Аның эшен бүгенге көндә энесе Наил Гарифуллин дəвам итə.
Соңгы айларда узган шахмат ярышларының саны-сагышы юк. Яллар турында бөтенләй оныттылар, әмма аның каравы күпме җиңү, күпме уңыш яуланды. Район күләмендә дә, республика, Россия масштабындагыларда да Балтач шахматчыларын күрү бик сөенечле.
Соңгы елларда шахмат буенча Балтач данын еракларга таныткан Рамилә Шаһимәрданова, Әмир Абдрахманов, Азат Хөрмәтуллин, Сәйдәш Камалов, Әмирхан Хәйруллин исемнәре янәшәсендә соңгы вакытта Зәринә исемле янә бер йолдыз кабынды. Зәринә Сәмигуллина Балтач урта мәктәбенең беренче сыйныф укучысы. Балалар бакчасыннан ук шашка һәм шахмат белән кызыксына башлый. Узган ел нәни спортчы шашка буенча Татарстан Республикасы чемпионы булып танылган иде. Быел исә Зәринәбез шахмат буенча Татарстан Республикасы чемпионатында җиңү яулап, чемпион исеменә лаек булды.
– Әлеге уңышларның башында кем тора? Нәни кызның нәкъ менә әлеге спорт төре белән кызыксынуы кемгә бәйле?
– Әтием Айрат шашка уйнарга ярата. Зәринәне дә шашка уйнарга бабасы өйрәтте. Тормыш иптәшем Инсаф исә бик оста итеп шахмат уйный. Зәринәбезнең шахматка булган осталыгы әтисеннән, – ди Зәринәнең әнисе Зөһрә.
Балалар бакчасына йөргән чакта ук тәрбиячеләре белән кара-каршы уйнап, җиңү яулаган Зәринәне 5 яшьтә тренер Ландыш Гарифуллина түгәрәгенә бирәләр. Бик яратып, күңел биреп йөри түгәрәккә, диләр якыннары. Түгәрәктән кайткан соң, кичләрен апасы Әдилә белән дә көч сынаша икән Зәринә.
2019 елда Зәринә Сәмигуллина тәүге тапкыр зур ярышта катнаша. Казан шәһәренең Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә 100 шакмаклы шашка буенча балалар арасында узган Идел буе федераль округы беренчелеге була ул. Зәринәгә әлеге ярыш зур җиңүләр алып килә. 5 яшьлек Балтач кызы ул чакта «яшен тизлеге» төрендә 9 яшькә кадәрге кызлар арасында икенче урынны яулап, күпләрне шаккатыра. Җиңүләр моның белән генә тәмамланмый. Зәринә һәр барган ярыштан җиңүләр белән кайта. Узган ел халыкара шашка буенча Татарстан чемпионы булып танылган Балтач кызы агымдагы елның февраль аенда рус шашкасы буенча һәм шулай ук 9 яшькә кадәрге балалар арасында шахмат буенча узган Татарстан чемпионатында кабат чемпион исеменә лаек булды. Март аенда исә Зәринә Самарада узачак шахмат ярышларына барачак. Уңышлар сиңа, Зәринә! Якыннарыңның, тренерың Ландыш Гарифуллинаның өметләрен аклап, районыбызга кабат җиңүләр белән кайтырга насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X