Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районыбыз спортчыларына “Авыл яшьләре” уеннарында бәхет елмаермы?

11 - 14 сентябрь көннәрендә Актаныш районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары уза.

Авыл спорт уеннары авыл  халкының  сәламәтлеген  ныгыту,  физкультура  һәм спорт белән  актив  шөгыльләнү  өчен  шартлар  тудыру,  авылда  спортның  аеруча  популяр төрләрен  үстерү һәм  авыл  халкы  арасында  сәламәт  тормыш  рәвешен  булдыру  максатларында  үткәрелә.  Ярышларда катнашучылар  өчен  катгый таләп   –  авыл  җирлегендә  яшәү. 

Ярышларда «Сәләмәтлек» авыл  спартакиадасы  программасы  кысаларында 11 дисциплинада иң көчлеләрне билгеләячәкләр: мас-рестлинг, аркан тартышу,» милли «Көрәш», җиңел атлетика, волейбол, өстәл теннисы, шашка, шахмат, бадминтон һәм мини-лапта, шулай ук профильле характердагы ярышларда – сыер савучылар һәм механизаторлар ярышлары. Спортның һәр төрендә шәхси һәм команда беренчелегендә җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнәчәк.

Быел безнең район данын 34 спортчы яклый.  Узган Х җәйге авыл спорт уеннарында Балтач районы командасы 3 нче урынны яулаган иде. Катнашучыларга быел да үзләрен көчле яктан күрсәтүләрен һәм призлы урыннар яулауларын телибез. Уңышлар, чыдамлылык, сабырлык һәм сәламәтлек Сезгә, кадерле спортчыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев