Сабада узган чаңгы ярышында райондашлар җиңү яулады
Спорт

Сабада узган чаңгы ярышында райондашлар җиңү яулады

Егет-кызларны һәм аларның тренерлары Рәлиф Әскәровны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!

22нче декабрдә чаңгы буенча Саба районы беренчелеге узды.

Ярышларда 2009-2010нчы елгы кызлар арасында Әнвәрова Айсылу 1 нче урын яулады.

2013-2014нче елгы кызлар арасында Газимова Әминә –  беренче, 2011-2012нче елгы егетләр арасында Ефремов Алексей – өченче, 2015нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Исрафилов Гаяз өченче урынга лаек булдылар.

Егет-кызларны һәм аларның тренерлары Рәлиф Әскәровны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез.


чаңгы

Нет комментариев