Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Салавыч пәһлеваны призына узган бәйге җиңүчеләре быел да үзгәрешсез калды (фото)

Кунакчыл инде безнең Балтач халкы. Бу кунакчыллык Салавычта аеруча сизелә.

Районыбыз Сабантуенда 12 тапкыр баш батыр булып калган, әле дә иң күп җиңү яулаучы булып торучы, районыбыз көрәшчеләре арасында горур төстә Балтачның мактаулы гражданины исемен йөртүче Салавыч авылы пәһлеваны РСФСРның спорт остасы Рафис Ибраһим улы Насыйбуллин призына узучы ярышларның быелгысының төп үзенчәлеге —җиңүче командаларның узган елгы халәтендә калуы булды.

Узган ел Смәел, Бөрбаш, Чепья көрәшчеләре ничек җиңү яулаган, быел да бу исемлек үзгәрешсез калды. Аннан тагын шунысы игьтибарга лаек, кунакка килүчеләребез дә шул ук Шыгырдан, Кукмара, Арча егетләре булып чыкты. Рәхмәт, аларга! Кунакчыл инде, безнең Балтач халкы. Бу кунакчыллык Салавычта аеруча сизелә.

Ел да «Татарстан» җәмгыяте рәисе Айнур Нотфуллин, җирлек башлыгы Рәсим Латыйпов, пәһлеваныбызның уллары Рәмзил, Раушан, районыбызның спорт оешмалары, яшьтинең дуслары, бу бәйге барлык катнашучыларның күңелләрендә матур истәлек булып калсын өчен барысын тда эшләргә тырышалар. Шулай була да инде ул. Ярышларыбызның матур ачылышы, сирәк ярышларда гына бирелә торган үзенчәлекле медальләр, зәвыклы кубоклар, барлык катнашучыларның ике мәртәбә бушлай туклануы, билгеле, боларның барысы да аларның күңелләрендә озак сакланыр, минемчә.

Көрәшебез дә бик кызу булды. Кызу димәктән, үзенең кызулыгы белән артык ярамаган гамәлләр ясап аткан, ике әйләнештә җиңү яулап, өченче әйләнешкә чыккан Кукмара егетен хөкемдарларыбыз ярыштан төшереп калдырырга мәҗбүр булдылар. Көрәшебезнең төп кануны да-син көрәшче икәнсең, көндәшеңне, хөкемдарларны хөрмәт итәргә тиешсең. Читтән килгән көчле көрәшчеләр аркасында, безнекеләргә күп тир түгәргә туры килде кайбер үлчәү авырлыкларында.

Чыннан да, Шыгырданнан килгән Илнур Яфизов, Илшат Купкенов, Кукмарадан Булат Яруллин, Арчадан Булат Шакировлар килгән саен беренчелекне алып китәләр. Кыскасы, аларның килүе, безнең өчен куанычлы да, уйланырга этәрүче фактор да.

Әйткәнемчә, матур үтте, ярышларыбыз. 2006 елгы һәм аннан сонгы елларда туган 97 көрәшче арасында җиңүчеләр булып түбәндәге көрәшчеләребез танылды. 30 килограммга кадәр-Наил Сафиуллин/Пыжмара/, Раяз Сабирҗанов/Кукмара/, Азат Галимов/Арбор/. 36 кг. да-Рүзәл Галимуллин/Смәел/, Ислам Галиев/Балтач/, Хәлил Леонтьев/Чепья/. 40 кг. да- Билал Галимуллин/Бөрбаш/, Ирек Бикбов/Чепья/, Ильяс Нәбиев/ Смәел/.45 кг. да- Илнур Яфизов/Шыгырдан/, Рүзәл Сабирҗанов/Кукмара/, Ибраһим Аймасовы/Бөрбаш/. 50 кг. да- Илшат Купкенов/Шыгырдан/, Кәрим Гарифуллин/Норма/, Айнур Рәхимов/Чепья/.55 кг. да- Алмаз Камалов/Нөнәгәр/, Кәрим Фазылҗанов/Норма/, Фәһим Мөхәммәдиев/Смәел/.60 кг. да- Ислам Бурашов/Нөнәгәр/, Ислам Йосыпов/Чепья/, Сәйдәш Мостафин/Арбор/.65 кг. да- Аяз Йосыпов/Пыжмара/, Кадим Хәкимов/Смәел/, Айнур Гарифуллин/Норма/. 70 кг. да- Айзат Апанов/Салавыч/, Әлфис Галимов/Бөрбаш/, Ильяс Гыймадиев/Кукмара/. 75 кг. да-Ранис Зарипов/Чепья/, Аяз Хәйретдинов/Балтач/, Әмир Миннегалиев/Смәел/.80 кг. да- Булат Яруллин/Кукмара/, Юныс Әхмәдиев, Алмаз Шәрифуллин/икесе дә Смәелдән/. 80 кг. нан югарыда- Булат Шакиров/Арча/, Равшан Галиев/Смәел/, Илдан Хәйруллин/Карадуган/.

Киләсе очрашуларыбыз Шеңшеңәр авылында «Маяк» җәмгыяте призларына ярышларда дип торабыз. Ярышларыбыз 2007 елгылар арасында планлаштырыла.

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев