Шаккатмалы бәйге булды. Кайда? (+фоторепортаж)
“Бөрбашның аның үз тамашачысы бар”,дияргә ярата районның спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин. Чыннан да шулай... Заманында үзенең татар көрәше белән бөтен республиканы шаккатырган РСФСРның һәм Татарстанның атказанган спорт остасы Фидәил Шакиров истәлегенә узган быелгы ярышларыбыз әле генә Биектауда Муса Җәлил истәлегенә узган ярышларны хәтерләтте.
2004 елда һәм аннан соңгы елларда туган 13 авылдан килгән 83 көрәшчене котларга, аларның көрәшен тамаша кылырга дип, кемнәр генә килмәгән иде. Балаларга бу юлы җирле җитәкчеләрдән, мәрһүмнең туганнарыннан тыш, бер төркем спорт осталары-Рифкәт Хөсәенов, Хәмит Кәримуллин, Фәрит Әхмәдиев, Илдар Рәфыйков, Рөстәм Заһидуллин, Ранил Габдрахманов һәм бик күп остазларны, хәтта Җәлил хәзрәт Фазлыевны да күрергә насыйп булды. Балалар өчен җан атып, әбәдне дә залда гына уздыручыларны күптәннән күргәнебез юк иде инде. Ачылу тантанасы да күпләнең күңелендә озак сакланыр, могаен. Ярышыбызның шушы ярышларны оштыручыларыбызның берсе булган Наил Шакировның туган көненә туры килүе, аны котлаулар, узешчәннәребез чыгышы, ямь өстенә ямь өстәде.Тальян моңнары дәрт өстенә дәрт бирде, көрәшчеләребезгә. Менә шундый көрәш булды, Бөрбашта. Килгән һәркем, бу авылда традицияләребезнең югалмавына сөенеп утырды, рәхәтләнеп ял итте. Авылның мәдәният йорты сәхнәсендә узган ярышларыбыз, бер яктан элекке еллардагы хатирәләребезне яңартса, бөрбашлыларның беренче мәртәбә җиңү яулап күчмә Кубокны үзләрендә калдырулары, күпләр өчен доньякүләм җиңүгә тиң булды. Бөрбаш даны менә ничә еллардан соң, ниһаять үзенә кайтты. Афәрин, малайлар! Остазлары Илшат Корбановның нәтиҗәле хезмәте тулысынча үз җимешләрен бирә башлады. Аннан, тагын бер аеруча күңелләрне сөендергән җиңү бирде, бу ярыш. Икенче урынны яулаган Смәел командасыннан соң,күпчелек удмурт егетләреннән генә торган Кече Лызи мәктәбе көрәшчеләре тарихта беренче мәртәбә, өченче урынны яулап, остазлары Рамил Зәйнетдиновка зур бүләк ясадылар. Тора-бара, әле Чепья командасына, зур конкуренция булачак ,бу егетләребез. Чепьядан бертуган Ислам һәм Ильяс Йосыповларның, Бөрбаштан Рәмзис һәм Ленар Әүхәдивларның, Ядыков Максим һәм Фомин Альбертларның көрәшен карап, зур ләззәт алып утырды, тамашачыбыз. Гел дә Бөрбаштан бертуган Әүхәдиевларның Смәелдән Газинур Гарипов белән каршылыгы, бу юлы Газинурны икенче урынга калдырды.
Инде, җиңүчеләребез белән таныш булыйк: 28 кг.да-1. Газизуллин Әнис/гимназия/ 2. Сабиров Данияр/Арбор/ 3.Мурадыймов Әдел/Бөрбаш/ 36 кг.да- 1.Йосыпов Ислам/Чепья/ 2. Мөхәммәдиев Фәһим/Смәел/ 3.Насыйбуллин Сөләйман/Бөрбаш/ 40 кг.да- 1.Йосыпов Ильяс/Чепья/ 2.Бурашов Ислам/Нөнәгәр/ 3.Кәбиров Фәнзил/Арбор/. 45 кг.да- 1.Әүхәдиев Ленар/Бөрбаш/ 2.Гарипов Газинур/Смәел/ 3.Әүхәдиев Рәмзис/Бөрбаш/ 50 кг.да- 1.Асейнов Сабир/Бөрбаш/ 2.Галимов Әлфис/Бөрбаш/ 3.Гайфетдинов Рүзәл/Пыжмара/ 55 кг.да- 1.Зарипов Рәнис/гимназия/ 2.Муллагалиев Артур/Чепья/ 3.Гайфетдинов Данис/Нөнәгәр/ 60 кг.да- 1.Гарифуллин Ислам/гимназия/ 2.Манашев Данис/Кече Лызи/ 3.Манашев Константин/Кече Лызи/ 65 кг.да-1.Ядыков Максим/Кече Лызи/ 2.Фомин Альберт/Чепья/ 3.Гыйльметдинов Әлфис/Арбор/ 70 кг.да-1.Латыйпов Тәлгат/Салавыч/ 2.Шәрәфиев Риназ/Салавыч/ 3. Вәлиев Асаф/Бөрбаш/ 75 кг.да- 1.Закиров Никита/Кече Лызи/ 2.Низамов Кәрим/Арбор/ 3.Галимуллин Инсаф/Бөрбаш/ 75 килограммнан югары үлчәүдә Салавычтан Рамир Идиятуллин Бөрбаштан Әмин Кәримовны җиңеп чемпион булды.
Инде, язма ахырында “Бөрбаш” хуҗалыгы җитәкчесе Р.Солтановка, Җәлил хәзрәт Фазлыевка, Илшат Шакировка, Робинзон Майсурадзега, җирле үзидарә башлыгы Равил Галимуллинга, мәктәп директоры М.Сибгатуллинга олы рәхмәтләребезне җиткереп, яшь көрәшчеләребезне 28 мартта Яңгулда Габделфәрт Рәфыйков истәлегнә узучы ярышларда көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев