Шубан авылында Айзат Зариповның якты истәлегенә багышланган хоккей ярышлары булып узды. Бу ярышлар инде берничә ел үткәрелә һәм матур традициягә әверелде.
Ярышны оештыручылар - хоккей яратучы яшьләр. Айзат Зарипов бик иртә вафат була. Ул хоккейны бик яратты.
Барлыгы 4 команда - Шубан авылыннан 2 команда, Арча шәһәре командасы һәм Субаш авылы командасы катнашты. Мәдәният йорты хезмәткәрләре барлык уенчыларны һәм җанатарларны кайнар чәй һәм пылау белән сыйладылар.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев