Хезмәт

Балтач районы

Спорт

СМУда стритбол ярышлары узды (+фото)

Ярыш бик киеренке төстә барды, егетләр һәм кызлар бар көчләрен биреп уйнады.

"СМУ микрорайонындагы спорт мәйданчыгында яшьләр һәм яшүсмерләр арасында стритбол буенча ярыш булып узды. Ярышта 14 яшьтән 35 яшькә кадәр булган егет һәм кызлар катнашты. Уенны "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы үткәрде. Ярыш бик киеренке төстә барды, егетләр һәм кызлар бар көчләрен биреп уйнады.

Һәрбер узган чараның иң күңелле вакыты - ул, әлбәттә, бүләкләү мизгеле. Бүләкләр күңелгә ятышлы булганда, аларны алу гына түгел, бирү дә бик күңелле. Әлеге чарада да шулай булды. Моның өчен иганәчелек күрсәткән партнерларыбызга аерым рәхмәт белдерәсебез килә", дип хәбәр итәләр "Факел" клубыннан.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Факел"