Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

СПОРТ СӨЮЧЕ ЛИЛИЯ

Лилия Мөбәрәкҗанова бүгенге көндә кул көрәше буенча Татарстан һәм Рәсәй күләмендә генә түгел,чит илләрдә дә танылып чемпион исеменә лаек булган кыз.

Моннан әле дүрт ел элек беренче тапкыр "Фикердәш" клубына ягымлы, елмаеп торган яшь кенә бер кыз килгәч, без бик тиз аның белән танышып киттек. Лилиянең тыйнак,тыныч кына эндәшүе,үз- үзен итагатьле тотуы безне бик сокландырды. Ә инде аның яшь булуына карамастан спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары тагын да таң калдырды. Лилия Мөбәрәкҗанова бүгенге көндә кул көрәше буенча Татарстан һәм Рәсәй күләмендә генә түгел,чит илләрдә дә танылып чемпион исеменә лаек булган кыз.

Быел сентябрь аенда мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында Венгриянең Будапешт шәһәрендә узган кул көрәше ярышында катнашып, ике алтын медальгә ия булды ул. Спорт дөньясына алып кереп киткән тренеры Фагыйль абый Гайнетдиновка бик рәхмәтле Лилия.Спортта никадәр бар көчен куеп, җиңүләргә омтылган Лилиягә без дә аның уңышларына гел шатланабыз.Көтмәгән дә унбер яшеннән сәламәтлеген югалтып,бар авырыкларны сабыр гына үткәреп,сәламәтләнергә теләгән Лилия, язмыш язган рәхимсез авыртуын соңыннан аңлап, шуңа риза булып,өметен югалтмыйча яши.

Бу дөньяны яратып,әле гомернең алда никадәр бәхет шатлыкларын барлыгын тойдырып,сагышларны оныттырып, көч биреп торучыЛилиягә ярый әле иң кадерле кешесе – әнисе Зәлифә апа бар.Бер таякта гына хәрәкәт иткән Лилия Норма урта мәктәбен әйбәт кенә тәмамлап,быел Арча көллиятенә укырга керде. Лилия көн дә тренировкасын да онытмый, алда аны тагын да ярышлар, җиңүләр көтә. Ярышларга чыгып берничә ел эчендә зур үрләр яулаган яшь кенә Лилия инде спорт йолдызына әйләнде. Мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында гына түгел, сау-сәламәт спортчылар белән дә кул көрәштереп җиңү яулаган Лилиягә тагын да киләчәктә бәхетле зур уңышлар телибез.Язмыш никадәр сынаса да,үзендәге ихтыяр көченнне югалтмыйча, бу тормыштан ямь табып бик күпләргә үрнәк булып, спортны сөеп матур итеп яшәргә язсын сиңа.


Чулпан Габделганиева,
Кариле авылы.

Лилия Мөбәрәкҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кул көрәше