Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт сөюче райондашларыбызны салкыннар куркытмый.

Аларга хәрби ветераннар арасында узучы итекле хоккей ярышлары да өстәлә.

Районыбыз халкы спорт сөючеләр рәтендә йөри. Республика күләмендә әледән-әле яуланган җиңүләр шуңа дәлил. 19 февраль көнне Балтач җыелма командасы Байлар Сабасында узган ГТО комплексының кышкы фестиваленең зона этабында катнашты. Сабалылардан гына калышып, районыбыз командасы икенче урынны яулады. Ярышларда 9 яшьтән алып 59 яшькә кадәрге спорт сөючеләр чаңгыда узышуда, сыгылмалылыкта, озынлыкка сикерүдә, гер күтәрүдә һәм турникта тартылуда көч сынашты. «Бу җиңү спортчыларның, тренерларның, физкультура укытучыларының уртак хезмәте», – ди районда ГТО комплексының төп белгече Ләйсән Әсхәтова. Аннан соң чаңгычыларыбыз, 19-21 февраль көннәрендә Сарманда «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында узган чаңгы ярышларында зур уңышка иреште. Өч чакрым арада классик ысул белән Ульяна Кумаева өченче урынны яулады. Гөлшан Сөләйманова, Ульяна Кумаева, Мәрьям Бикбаева эстафетада шулай ук өченче урында. Һәм гомуми нәтиҗә буенча да Балтач районы командасы өченче урында. Ә Яшел Үзәннең Юдино бистәсендәге чаңгы юллары чаңгычыларыбызга команда беренчелеге китерде. Өч көн киеренке көрәштә 2007-2008 елларда туган укучылар ярышты. Классик шууда Алия Исрафилова – өч, Динә Хуҗиәхмәтова дүртенче урында. Егетләр арасында Данияр Хафизов өченче урынга бары 0,8 секундка гына оттырды, ә Алия Исрафилова беренче булды. Соңгы көндә иң көчлеләр арасындагы 3 километрга узышта Алия Исрафилова өченче урынны яулады.Авыл районнары арасында Балтач чаңгычылары Татарстанда беренчелеккә чыкты. Афәрин, егетләр һәм кызлар! Тренерларга һәм дә әти-әниләргә олы рәхмәт!

Чыннан да, соңгы елларда спорт райондашларыбызны үзенә күпләп җәлеп итә. Ирекле рәвештә оештырылган уеннарыбыз да күп хәзер. Хоккей, кышкы спартакиадалар, бассейнда ярышлар һәм башкалар әнә шундыйлардан. Аларга хәрби ветераннар арасында узучы итекле хоккей ярышлары да өстәлә. Быел да узды ул ярышлар, зәмһәрир суык дип тормадылар, Ватанны саклаучылар көнендә, итек киеп, рәхәтләнеп хоккей уйнадылар. Уеннарны карарга район башлыгы Рамил Нотфуллин да килде, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы ветераннарга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей