12-16 март көннәрендә Казан каласында классик шахмат буенча Татарстан чемпионаты узды.
Безнең район данын югары лигада яшь һәм өметле шахматчыбыз Сәйдәш Камалов яклады. Кискен көрәштә, 9 тур нәтиҗәләре буенча (югары лигада безнең республикадан 53 шахматчы катнашты), яшь шахматчыбыз авыл районнары арасында 1нче урынны алды.

Ә гомуми зачетта беренче унлыкка эләкте.
Нет комментариев