Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тагын бер татар кызын дөньяга танылачак

Алинә Заһитованың тренеры 12 яшьлек Камилә Вәлиеваның чыгышын ул быелгы сезонда иң яхшы программа дип бәяли.

Бу хакта Тутберидзеның Инстаграмдагы аккаунтына сылтама белән «Челнинские известия» яза. Тутберидзе үз битенә урнаштырган фотода Камилә Вәлиеваның быелгы сезондагы чыгышына — Пабло Пикассоның «Девочка на шаре» картинасындагы образга ишарә итә.

Шулай итеп, танылган тренер тагын бер татар кызын үз төркеменә алган. Ә Камилә Вәлиеваны, без авыз тутырып, якташыбыз дип әйтә алабыз. Үз карьерасын ул башкаланың Олимпия резервы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә башлый. Моннан алты ел элек — алты яшендә! — Мәскәүгә күченәләр. Фигуралы шууны дәвам итеп, күптән түген Тутберидзе җитәкчелегендә шөгыльләнергә керешә. Шул дәрәҗәгә барып җиткән ки, белгечләр дә аны хәзер фигуралы шууның могҗизасы дип бәяли икән. Аннан килеп, тренеры аны инде бүгенге көннән 2022 елда Пекинда узачак Олимпия уеннарына әзерли. Ул вакытта Камиләгә 15 яшь булачак. Ә бит Алинә Заһитова да Олимпия чемпионы булып нәкъ шул яшьтә танылган иде. Кем белә, якын киләчәктә мактау пьедесталында берьюлы ике татар кызын да күрә башларбыз әле, дип яза "Идел" журналы.

Фото: kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фигуралы шуу