Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Татарстанда чикләү чараларын үтәү шарты белән, спорт заллары, бассейннар ачыла

Тренер күнегүләр вакытында медицина битлеге һәм перчатка кияргә, бинада кулны дезинфекцияләү өчен санитайзерлар урнаштырылырга тиеш.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда 5 июньнән, спорт җиһазларын шөгыльләнүчеләр арасында социаль дистанция үтәлешен тәэмин итеп куйган шартларда, спорт үзәкләре, йөзү бассейннары һәм фитнес-үзәкләр ачыла. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Шул хактагы документ ТР Хөкүмәте порталында дөнья күргән.

«Объектка бер үк вакытта килгән кешеләрнең саны тиешле күләмнән артуына юл куймау спорт объектлары эшенең мәҗбүри шарты булып тора», — диелә хәбәрдә.

Мисал өчен, 4 квадрат метрлы мәйданда спорт белән шөгыльләнү өчен — 1, бассейнда төркем белән шөгыльләнгән вакытта су өслегендәге 5 квадрат метрлы мәйданда — 1, шулай ук су өслегендәге 10 квадрат метрлы мәйданда йөзү юлында 1 кеше булу рөхсәт ителә.

Шәхси тренер белән индивидуаль күнекмәләр үткәрү мәҗбүри түгел, дип искәрттеләр ТР Спорт министрлыгында.

Тренер күнегүләр вакытында медицина битлеге һәм перчаткадан булырга, бинада кулны дезинфекцияләү өчен санитайзерлар урнаштырылырга тиеш.

Районыбыздагы "Дулкын" бассейны көзгә генә ачылыр дип тәгаенләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бассейн спорт