Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Теләчедә җиӊдек

Кул көрәше – армреслинг буенча кичә, 15 мартта Теләче районында укучы балалар арасында ачык беренчелек узды.

Катнашу мөмкинлеген безнеӊ батырларыбыз кулдан «ычкындырмады», чакыру булуга Теләчегә юл тоттылар. Даими хәзерлек, тырышу һәм монда килеп кул көрәштерү заяга булмаган икән, 14 катнашучыбызныӊ 10сы (барысы да кызлар) пьедесталга күтәрелде. Яӊгулдан Ландыш һәм Ләйсән Әскаровалар 35 һәм 40 килограмм авырлыкта, Чепьядан Алсинә Садыйкова 60 килограмм авырлыкта чемпион булдылар. Ә Борнактан (Яӊгул урта мәктәбе) Әдилә Хәбибуллина (40 кг.), Арбордан Алсинә Мостафина (55 кг.), Субаштан Гөлюзә Зәкиева (60 кг.нан югары) икенче урынны яуладылар, Чепьядан Алинә Афанасьева (45 кг.), Субаштан Энҗе Гәйнетдинова (40 кг.), Яӊгулдан Әлфинә Хәбибуллина (50 кг.) өченче урында булдылар. Спортсменнарныӊ уӊышлары белән аларныӊ тернерлары Гәйнетдинов Фагыйль һәм бертуган Сафиуллиннар хаклы рәвештә горурланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кул көрәше