Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әтиләр дә ГТО нормативларын тапшыра Балтачта

8 нче гыйнвар көнне мәктәптән тыш эшләр үзәге коллективы ГТО буенча белгеч белән берлектә 9-13 яшьтәге укучылар һәм аларның әтиләре өчен ГТО Фестивале үткәрелде.

Укучылар һәм әтиләр җиде төрле ГТО нормативларын үтәделәр. Әтиләр көндәлек спорт белән шөгыльләнмәсәләрдә, үзләренең физик яктан көчле булуларын исбат иттеләр.Әтиләр, балалар матур нәтиҗәләре белән шатландырды. Һәрбер төр буенча җиңүчеләр билгеләнде һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге исеменнән грамота, бүләкләр тапшырылды. Спорт белән шөгельләник,сәламәтлекне ныгытыйк! Теләге булганнарны ГТО нормативларын үтәргә көтеп калабыз!

 

Ләйсән Әсхәтова,

ГТО буенча белгеч.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГТО