12 ноябрь көнне бистәбезнең “Балтач” спорткомплексында Тимирязев исемендәге җәмгыять призларына татарча көрәш ярышлары була
Бәйгедә җирле командалар пәһлеваннары бил алышачак. Әлеге ярышлар елның-елында зур оешканлык белән уза, быел аның егерме бишенче мәртәбә үтүе.
Хөрмәтле райондашлар! Көрәш җанатарлары! Сезне якшәмбе-ял көнне иртәнге сәгать 9да үтә дә мавыктыргыч бәйгегә көтеп калабыз! Тантаналы ачылыш – иртәнге сәгать 10да. Рәхим итегез!
Районның спорт бүлеге
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев