Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тизлек яратучы егет һәм кызлар

Җәй көне укучы балалар йөри торган күп кенә түгәрәкләр ял итә, ләкин картинг кына түгел. Әлеге төр машиналар белән кызыксынучы егетләр һәм кызлар каникуллар чорында да картларын төзекләндереп, анда йөрү осталыкларын арттырып, төрле ярышларда катнашып, тагын да күбрәк тәҗрибә тупладылар.

Шундый ярышларның берсе Саба районында узды. Анда Мәскәү, Новосибирск, Севастополь, Йошкар-Ола, Воронеж, Чиләбе шәһәрләреннән дә катнашучылар бар иде. Безнең егетләр әлеге бәйгеләрдән матур нәтиҗәләргә ирешеп кайттылар. Сентябрь башында Саба районы Лесхоз авылында үткән ярышларда да Балтач ДОСААФы командасы егет-кызлары иң көчлеләр белән ярышты. Бу атнаның якшәмбесендә картингчылар инде Арча шәһәрендә узачак ярышларда катнашачак, ә октябрь ахырында Кукмарага юл тотачаклар.
Егетләргә һәм кызларга әлеге ярышларда уңышлар теләп калабыз. Балтач данын яклаучы бертөркем райондашларыбыз биредән дә зур җиңүләр белән кайтсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев