Әтнәдә теннис уйныйлар
Спорт

Әтнәдә теннис уйныйлар

Әтнә авыл клубында егетләр арасында теннис ярышы булып узды.

Уенның спонсоры имам Рафаэль хәзрәт Газизов. Егетләрне бәйрәмнәре белән котлап, 1-4 урыннар алганнарга акчалата бүләк тапшырды.

"Спорт уеннарына яшьләр бик теләп катнашалар. Клубларда спорт инвентарьлары булу бик мөһим. Кая барырга белми йөргән яшьләргә мондый төр ярышлар вакытларын бушка уздырмаска, начар юлда йөрмәскә бик кирәкле шөгыль", ди клуб мөдире Ләйсән Вәлиуллина.


Нет комментариев