Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Тургай» да шашканы кече яшьтән өйрәтәләр

Күптән түгел безнең Норма авылында урнашкан «Тургай» балалар бакчасының «Кояшкай» төркемендә шашка турниры булып узды.

Турнирны оештыручылар, төркемебездә тәрбияләнүче Риана Сәлахованың әти-әнисе. Уку елы дәвамында, һәр атна саен Риананың әтисе — Ленар үз теләге белән төркемебездә шашка түгәрәге оештырды. Ул анда балаларга уен серләрен өйрәтте. 

Шашка — иң интеллектуаль уеннарның берсе. Беренчедән, ул балаларның фикерләү эшчәнлеген стимуллаштыра, аларның логик фикерләвенә ярдәм итә, күзаллавын, хәтерен һәм игътибарын үстерә, акыллырак булырга этәргеч бирә. Мәктәпкә әзерлек чорында, балаларда, алда санап үтелгән сыйфатларны үзләрендә булдыру бик мөһим. Бу акыллы рус халык уены безнең көнкүрешебезгә нык үтеп кергән. 

Мәктәпкәчә яшьтәге бала-ларның күпчелеге табигате буенча бик хәрәкәтчән һәм актив, аларга озак вакытка игътибарларын туплау авыр, ә бу тылсымлы уен тырышлык һәм сабырлык кебек сыйфатларны тыйнак кына формалаштыра. Шулай ук, бу уен аша балаларда киләчәк тормышлары өчен тагын берничә мөһим сыйфат тәрбияләнә. Мәсәлән, үзеңдә уйлау һәм кабул ителгән карар өчен җаваплылык хисен тою, уңышсызлыкларга һәм җиңелүләргә адекват карау.

Турнир тантаналы һәм дус атмосферада үтте. Уенда 16 бала катнашты. Кечкенә спортчылар интеллектуаль уенга җитди карашлары, акыл тизлеге һәм хәрәкәтләрне исәпләү осталыгы белән гаҗәпләндерделәр. Дулкынлануны җиңеп, һәр катнашучы җиңүгә омтылды. Уен барышында балалар көндәшләренә карата яхшы мөнәсәбәттә булдылар. Соңыннан уен нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Турнирны оештыручылар аларга медаль һәм грамоталар тапшырдылар. Уенда катнашучы калган балалар да истәлекле бүләкләр алды.

Гаилә елы кысаларында Сәлаховлар гаиләсе тарафыннан үткәрелгән бу күркәм чара күбебез өчен үрнәк. Мондый чаралар дәвамлы булсын иде.«Кояшкай» төркемебездә тәрбияләнүчеләр дә шул теләктә калды.

Гөлшат Фәйзрахманова, 
Зөлфия Абдуллина,
«Тургай» балалар бакчасы тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шашка