Республика күләмендә Кукмара шәһәрендә үткәрелгән II Туриада ярышында Субаш төп гомуми белем мәктәбе укучылары 3 урынны яуладылар.
Туризмга йөргән һәр укучы сәләтле, чөнки туристлар үзләрен рәссам, повар, чаңгычы, җырчы, артист буларак күрсәтәләр. Алай гына да түгел, үзләрендә көч арттыру өстендә ныклы әзерлек эшләре алып баралар, һәрдаим тренировкага йөриләр. Бу уңыш кечкенәләр төркеменең беренче уңышы. Шушы укучыларга тагын да күбрәк призлы урыннар яулап алу насыйп булсын иде. Туризм түгәрәге җитәкчесе Хуснетдинов Азат Альберт улы.
Энҗе Хөснетдинова
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев