Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тырышабыз... (фото)

«Барлык ярышларны күзәтеп барам мин, бигрәк тә район башлыгы призына узучы турнирны. Бу ярышларда ветеран көрәшчеләр белән беррәттән келәмгә яңа гына аяк баскан балаларны чакырырга кирәк».

«Мондый җылы карашлы, кунакчыл авылны безнең әле беренче күрүебез», диделәр бер авыздан, үз районнарында гына түгел, республикабызда да билгеле булган кунакларыбыз — Сабадан һәм башкалабызның «Ак Барс» Көрәш Сараеннан килгән тренерлар Илдар Ермолаев белән Динар Хәмдиев.

Бу мөхтәрәм кунак-ларыбызның беренчесе балаларны тукландыруга карата соклануын яшерә алмаса, икенчесе шушы кечкенә генә районыбызда берсеннән-берсе матур 13 көрәш ярышын оештыра алуыбызга шаккатты. Казан хәтле Казаныбызда бу кадәр ярыш булмавын яшермәде ул. Билгеле, бу мактау сүзләренең иң беренчесе «Маяк» җәмгыяте директоры Хәлил Хаҗиев адресына җиткерелде дип әйтәсе килә. Рәхмәт, ул бу мактауга бик лаеклы кеше. Татар көрәше сүнеп беткән ике авылны аякка бастырырга тырышуын яшерми ул.

«Барлык ярышларны күзәтеп барам мин, бигрәк тә район башлыгы призына узучы турнирны. Бу ярышларда ветеран көрәшчеләр белән беррәттән келәмгә яңа гына аяк баскан балаларны чакырырга кирәк, дип уйлыйм мин. Карасыннар, өйрәнсеннәр, тәҗрибә тупласыннар».

Аннан, үз җәмгыятенә кергән Ор, Шеңшеңәр авыллары малайлары өчен көрәш түгәрәге оештыруның зарурлыгы турында да әйтеп узды. «Менә Смәел авылы көрәшчеләрен зур мәйданга чыгарган Альберт Алимасович үзебезнең кеше. Моның өчен безнең дә бөтен мөмкинлекләребез бар, югыйсә». Аның бу үтенечен район көрәш федерациясе рәисе Фәнис Шәрипов та хуплап алды, булышлык күрсәтергә ышандырды. Чыннан да, соңгы вакытта көрәшне үстерүгә нык игьтибар бирә башлады әле Хәлил Әгъләмович.

Менә икенче мәртәбә генә узучы ярышыбызның да иң югары ноктада узуы белән без шушы җитәкчегә рәхмәтлебез. Зәвык белән эшләнгән медальләр, күләмле акчалата бүләкләр, ике мәртәбә бушлай туклану — барысы да аның ярдәме белән булдырылган әйберләр. Менә шундый кешелекле җитәкчеләребез күбрәк булган саен, тагын да матур нәтиҗәләребез булыр әле.

Инде көрәшебезгә килсәк, көчле кунак-малайлар килгәнлектән, көрәшчеләребезгә хәйран гына тир түгәргә туры килде бу юлы.

Малайларыбыз өчен аларның килүе зур сынау булса, без моның өчен шатланабыз гына. Мондый ярышлар алар өчен файдага гына бара. Республика ярышында очрашкач, куркып калмаска да ярдәм итә.

Инде, батырларыбыз белән танышып узыйк. 35 кг. га кадәр — Рүзәл Галимуллин/Смәел/, Фаил Сәлахов/Казан/, Инсаф Миннегалиев/Саба/, Гадел Хөсәенов/Бөрбаш/. 40 кг. да — Кәрим Нәҗипов/Кукмара/, Билал Галимуллин/Бөрбаш/, Ислам Галиев/Балтач/, Ильяс Нәбиев/Смәел/. 45 кг. да — Илназ Гарифуллин/Нөнәгәр/, Әдел Морадыймов/Бөрбаш/, Денис Яковлев/Урта Көшкәт/, Илдан Батыршин/Шеңшеңәр/. 50 кг. да — Тимерхан Әхмәтханов/Саба/, Шамил Миңнуллин/Саба/, Әхәт Әскәров/Арбор/, Риназ Гарипов/Саба/. 55 кг. да — Кәрим Фазылҗанов/Норма/, Илназ Галиуллин/Малмыж/, Кәрим Гарифуллин/Норма/, Ирек Гайнетдинов/Карадуган/. 60 кг. да-Ислам Йосыпов/Чепья/, Марсель Ямалиев/Кукмара/, Мөхәммәт Гыйбадуллин/Бөрбаш/, Рүзәл Нурисламов/Бөрбаш/. 65 кг. да — Аяз Йосыпов/Пыжмара/, Сәйдәш Мостафин/Арбор/, Әмир Хәйруллин/Балтач/, Әнәс Мифтахов/Арбор/. 70 кг. да — Булат Әхмәдуллин/Саба/, Айназ Низаметдинов/Салавыч/, Самат Гарифуллин/Норма/, Нурсил Шаһиахметов/Смәел/.75 кг. да — Аяз Хәйретдинов/Балтач/, Фидан Гарифуллин/Норма/, Динияр Минкәбиров/Саба/, Инсаф Нәбиев/Смәел/. 80 кг. да — Әмир Ганиев/КАзан/, Азат Гыйльметдинов/Смәел/, Сөләйман Галимуллин/Балтач/, Салих Сәмигуллин/Балтач/. 85 кг. да — Алмаз Шәрифуллин/Смәел/, Фәнил Закиров/Норма/, Исмәгыйль Ахунов/Норма/. 85 кг. нан югары үлчәүдә — Равшан Галиев/Шеңшеңәр/, Әмир Йосыпов/Нөнәгәр/, Илшат Ибраһимов/Саба/, Тимур Әхмәтханов/Карадуган/.

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев