Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Виктор Уайлд - Пекиндагы Олимпиаданың бронза призеры

Татарстан сноубордчысы Виктор Уайлд Пекинда узган Олимпия уеннарында бронза медаль яулады.

Дисциплинаның кече финалында параллель гигант слалом белән 35 яшьлек сноубордчы Италия райдеры Роланд Фишналлерны узып, өченче урынны алды.

Алтын медальне австрияле Бенджамин Карл яулады, көмеш медальне словенияле Тим Мастняк алды.

Әйтергә кирәк, Виктор Уайлд - параллель слаломда һәм параллель гигант слаломда Сочида ике тапкыр олимпиада чемпионы.

Бу медаль безнең республика өчен Пекин Олимпиадасында өченче булды. Исегезгә төшерәбез, элегрәк фигуралы шуу буенча команда турнирында алтын медальне Камилла Вәлиева яулады, ә бераз соңрак чаңгыда трамплиннан сикерүче Данил Садриев көмеш медаль яулады.

ТР Спорт министрлыгының Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: махсус олимпиада сноуборд