Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Йә, Раббым, нигә мин инвалид булып тудым?»: коляскада хәрәкәт итүче чемпионның әти булу хыялы…

Фәнис Рифкать улы Сөләйманов тумыштан коляскада хәрәкәт итүенә карамастан, спорт ярышларында күп тапкыр җиңү яулаган көчле холыклы егет, бочча буенча Татарстан чемпионы һәм Россия бронза призеры. Фәнис белән әлеге спорт төре үзенчәлекләре, Балтачлыларның боччага мөнәсәбәтләре һәм егетнең шәхси тормышына олы хыяллары турында сөйләштек.

Фәнис Кариле егете. Аңа 32 яшь. Ул 1987 елның 29 сентябрендә дөньяга килә. 14 яшенә кадәр Казанда Республика балалар психоневрология шифаханәсендә яшәп белем ала, 2006 елда мәктәпне тәмамлый, бүгенге көндә әнисе Нина Михайловна, сеңлесе Эльвина һәм энесе Ринат белән Балтачта гомер кичерә. Алар гаиләдә алты бала, Фәнис – дүртенчесе. Фәнис 2014 елдан бирле район һәм республикада узучы спорт ярышларында актив катнаша, бик күп җиңүләр яулый. Рухы сау-сәламәт егет хәтта Татарстан чикләрен узып, Севастополь каласында узган бочча ярышында Татарстан командасында чыгыш ясап, җиңүгә ирешә, Түбән Новгород өлкәсендә узган ачык Кубок ярышларында икенче урынны ала. Фәнис аралашырга бик ярата, уртак телне бик тиз таба, бик күп китаплар укый. Хоккей белән кызыксына, әлеге спорт төрен дә бик яхшы белә. Икенче группа инвалид сеңлесе Эльвина да абыйсы кебек нык ихтыярлы, алтын куллы кеше. Бисердән күз явын алырлык эшләнмәләр иҗат итә, күргәзмә-ярминкәләрдә катнаша, әле маникюр да ясый, матурлык өлкәсе белән дә кызыксына. Фәниснең сәләтләре турында үзеннән ишетеп беләсем килде, шуңа күрә ике дә уйламыйча әлеге гаҗәп егет янына интервью алырга киттем.

- Фәнис, спортка ничек килеп эләктегез?

- 2014 елда миңа тренер Фагыйль абый Гайнетдинов шалтыратты, ярышларда катнашырга чакырды. Мин ул вакытта гомумән спорт белән шөгыльләнергә теләми идем. Боччаның да нәрсә икәнен белми идем, курыктым. «Яшел Үзәннән тренер Ираида Николаевна Георгиева килә», диде Фагыйль абый, мин ризалаштым. Безнең команданың булачак тренеры Ираида Николаевна мине карады, «Ярый, туры килә. Әйдәгез, Фәнисне ярыштырып карыйк», диде. Спорт дөньясына мин менә шулай килеп кердем. 2014 елның 21 августында Түбән Камада беренче ярышларым булды, 3 урынны яуладым. 2013 елда минем дәү әнием үлеп китте, һәм психологик яктан әлеге уеннар миңа бик нык булышты, кайгы-хәсрәтләрдән бераз баш арынып торды. 2017 елда Севастополь каласында узган ярышларда беренче урынны алдык. Татарстан данын 3 кеше якладык. Ярышлар бик күп булды, бүгенге көнгәчә мөмкинлек булганча катнашып торабыз.

- Балтачта бочча спорт төрен аңлаучы, аның белән шөгыльләнүче кешеләр бармы? Ярышлар еш оештырыламы? Теләк булган очракта, сезнең әлеге спорт белән шөгыльләнү мөмкинлегегез бармы?

- Кызганыч, юк, боччаның мәгънәсенә төшенүчеләр юк шул. Ярышлар да еш оештырылмый, декабрьдә инвалидлар декадасы вакытында гына бер тапкыр уза. Миңа калса, бу өлкәне әле үстерергә була. Төрле чаралар ешрак оештырылса, тагын да яхшырак булыр иде. Уңыш бит ул тәҗрибә белән килә, ә тәҗрибә булсын өчен һәрдаим шөгыльләнергә кирәк. Активлык җитми. Әмма мин беркемне дә орышмыйм да, тәнкыйтьләмим дә. Алай матур да түгел. Мине чакырып торалар, Аллаһка шөкер, мин бик рәхмәтле. Спортны күз астында тотучылар алга таба да эшләсеннәр генә. Ярышларны оештырып, безне чакырып торсыннар гына. Кем әйтмешли, анысы минем эш түгел. Мин бары тик спортсмен гына. Ул «кухняга» мин кысылмыйм.

- Бочча уены күбрәк физик спорт төреме яисә башны эшләтә торганмы? Беренче тапкыр уйнаганда кыенлыклар тудымы?

- Беренче тапкыр уйнаганда җиңел булмады, сүз дә юк. Бер эш тә җиңел генә бирелми бит. Ә бочча ул физик яктан да энергияне актив сарыф итә, башны да эшләтә. Бочча бар нәрсәгә дә, хәтта күңелгә дә тәэсир итә ул. Яхшы нәтиҗәләргә ирешер өчен шактый гына өйрәнергә туры килде. Ираида Николаевнаның мәрхүм хәләл җефете, командабызны туплаган Николай Николаевич та безнең өчен бик күп изгелекләр кылды. Урыны оҗмах түрләрендә булсын. Ираида Николаевна бочча буенча Татарстан җыелма командасының баш тренеры булды. Аларның кызлары да безнең кебек авырый. Бәлки шул да шушы өлкәдә эшләргә этәргеч биргәндер. Тренерларыма мин бик рәхмәтле, Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар һәм Севастополь кебек зур шәһәрләрдә берничә мәртәбә булдык, ә чит илләргә чыгарга әле тәҗрибә җитеп бетми. Николай Николаевич өч хәрефле авырудан үлеп китте. Бу безнең өчен шок булды. Ул бөтен гомерен безгә багышлады бит, «Сез командада эшли белергә тиеш, сездә команда рухы булырга тиеш, иң мөһиме шул», дип әйтә килде. Мин командабыздагы һәр кеше белән аралашам, иң мөһиме бит безнең арада булган элемтә, дустанә мөнәсәбәтләр. Бүләкләр бүген бар, иртәгә юк ул, ә дуслык – ул мәңгелек байлык.

- Ә сез үзегез тренер була алыр идегезме?

- Юктыр. Тренер ул, иң беренче чиратта, психолог. Бу бик зур җаваплылык.

- Сез тарих белән кызыксынасыз дип беләм?

- Әйе, мин тарихи программалар карарга яратам. Бөек Ватан сугышы тарихын бик яхшы беләм, миңа бик ошый. Тарихи даталарга хәтерем әйбәт минем, җиңел һәм тиз истә калдырам. Бөек Ватан сугышы турында кулдан күчереп яздым, әллә ничә дәфтәр килеп чыкты, имтиханнарны тапшырганда бик булышты.

- Бүгенге яшьләргә нинди киңәш бирер идегез?

- Мин иң әүвәл әти-әниләргә киңәш бирер идем. Балаларын төрле өлкәләрдә сынарга, бер ярыштан икенче ярышка йөртергә курыкмасыннар иде алар. Кем әйтмешли, кеше авырлыкларда чыныга бит. Һәр кешегә дә сәләт бирелгән, әле бер генә өлкәдә генә дә түгел, аны ача белергә генә кирәк. Камиллекнең чиге юк. Без барыбыз да бик сәләтле. Күп әти-әни балаларының шөгыльләрен, кызыксынуларын акчага сылтап калдыра, имеш «акча күп китәчәк, мәктәбендә генә укысын әле». Балаларының омтылышларын хупламыйлар.

Минем җиңүләр – ул, иң беренче чиратта, әниемнең хезмәте, аның фидакарьлеге, аның үзе турында уйламыйча, мин дип яшәве. Әгәр дә ул «Юк, бу безгә бик кыйммәткә төшә, барулары да ерак, бик мәшәкатьле дә, минем эшем болай да бик күп» дигән булса, бернәрсә дә килеп чыкмас иде. Әнием «Кешеләр белән аралашсын, ярышларда катнашсын, үз эшенең остасы булсын» дигәнгә күрә генә мин әлеге уңышларга ирешә алдым.

Әнием безнең белән горурланамы – әйтә алмыйм, әмма без, аның балалары, аның белән бик горурланабыз, аны нык хөрмәт итәбез, аңа мәңге рәхмәтлебез. Минем әтием дә искиткеч кеше иде, гәрчә мин аны хәтерләмәсәм дә. Ул бик иртә китеп барды. Минем туганнарым да, дусларым да искиткеч кешеләр. Иң мөһиме, һәркемнең көч, дәрт, куәт биреп торучы якын кешеләре булырга тиеш, югыйсә кеше «сыначак».

- Фәнис, бүгенге көндә иң зур хыялыгыз нинди?

- Минем иң зур хыялым – гаилә кору. Өйләнәсем килә, әти буласым килә. Ул бит бөтенләй башка тормыш. Аллаһы Тәгалә бирсен генә. Тормышта төрле хәлләр була. Кем өчендер медальләр тормыш мәгънәсе кебек. Бәхетеңне уртаклашыр кешең булмаса, нәрсәгә кирәк соң ул бүләкләр? Иң мөһиме – гаилә, якын кешеләрең, мәхәббәт. Медальләрне мин үзем белән теге дөньяга алып китә алмаячакмын. Бары тик җиңүләргә генә, ниндидер матди кыйммәтләргә генә омтылырга кирәк түгел. Андый байлык ул беркөнлек. Иң зур хәзинә – ул сине хөрмәт иткән, сине якын иткән, сине яраткан кешеләр.

Кайчак, башкаларның футбол уйнаганын күреп, минем дә урамга чыгып, саф һавада рәхәтләнеп туп тибеп уйныйсым килә. Элегрәк, яшьрәк чакта мин «Ни өчен Ходай мине үпкәләтте икән? Нигә мин шундый булып тудым икән? Ни өчен мин инвалид, ә башкалар йөгереп йөри икән? Ни өчен минем башка төште бу бәла? Йә, Раббым, син мине шундый итеп тудыргансың, мин сине ачуландырдыммы әллә?» дип уйлый идем. Хәзер мин аңлыйм: аның рәхимлелеге минем инвалид булып тууда түгел, гомумән минем бу дөньяга аваз салуда булган. Иң мөһиме – мин яшим, - дип сөйләде Фәнис.

Кояш кебек балкып торучы Фәниснең өеннән бәхет канатларында очып чыктым. Шулкадәр нурлы, якты, ихлас кешеләрне бик сирәк очратырга туры килә шул. «Эх, аяклары да йөрсә, инде әллә кайчан өйләнгән, әти булган булыр иде бу егет» дип уйлап куйдым. Фәнис белән көлештек, килештек, Аллаһ теләсә, бер биш елдан, ул өйләнгәч һәм әти булгач, тагын бер интервью корырбыз, дидек. Фәнис, бәхетле була күрегез! Сез моңа бик-бик-бик лаек!

Язма белән газетабызның җомга санында таныша аласыз.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: декада инвалидов инвалидлар ункөнлеге бочча инвалидлар спорты фәнис сөләйманов