Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Закиров призына ярыш кискен барды (+фото)

22 февраль көнне гимназиядә Закиров Ренат призына 4нче тапкыр шашка ярышлары гөрләп үтте. Әлеге турнирда 30дан артык бала катнашты.

22 февраль көнне гимназиядә Закиров Ренат призына 4нче тапкыр шашка ярышлары гөрләп үтте. Әлеге турнирда 30дан артык бала катнашты. Ярышлар 2005-2007нче елгы, 2008 һәм аннан яшьрәкләр арасында уздырылды.

2008нче елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында 1нче урынны Соснада Хәбибуллин Нияз яулады. 2нче урында Хәйруллин Әмирхан, 3нче урында Вафин Салих.

Кызлар арасында Закирова Диләгә тиңнәр булмады. 2нче урында Нормадан Кәримова Алсу, 3нче урында Балтач урта мәктәбеннән Гыйбадуллина Ралинә.

Зурлар арасында 1нче урында Хәйруллин Кәрим, 2нче урында Закиров Данил, 3нче урында Мөкминов Булат. Кызлар арасында 1нче урында Хәбибрахманова Таңсылу, 2нче урында Хамбалова Ләйсән,3нче урында Шакирова Иркә.Иң яшь уенчы булып 2012нче елгы Балтачтан Камалиев Гомәр һәм Нормадан 2011нче елгы Саттарова Диләрә танылды. Җиңүчеләргә диплом, медаль һәм бүләкләр тапшырылды.
Районыбызда елдан-ел шашка уены белән кызыксынучы балаларыбыз арта бара. Алар республикада да зур уңышларга ирешеп киләләр. Балаларга шундый матур ярыш үткәреп,аларны куандырганнары өчен, ярышта катнашучы барлык балалар исеменнән Закировлар гаиләсенә олы рәхмәтләр җиткерелде. Шулай ук нинди генә ярыш үткәрик дип мөрәҗәгать итсәк тә берсүзсез хуплап ярдәм кулы сузган гимназия директоры Ренат Камилевичка, тәрбия эше буенча директор урынбасары Раушания Илдусовнага да зур рәхмәтләр әйтелде. Игелекле гамәлләре үзләренә меңе белән кайтсын дигән теләктә калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шашка