Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Үзебезнең Алинәгә җитәме соң?!

Фигуралы шуу буенча иң чагу йолдызларның чыгышларын карадыгызмы, дуслар?

Беренче канал кубогы өчен барган ярыш, чынлап та, бик кызу һәм дулкынландыргыч булды. Мондый форматта Русия ярышлары беренче тапкыр оештырылды.

Команда капитаннары — Олимпия чемпионы Алинә Заһитова һәм Олимпиаданың ике тапкыр көмеш призеры Евгения Медведева үз төркемнәрендәге һәр чыгыш өчен “ут йотып” торды.

Безнең Алинә Заһитова бу юлы да сынатмады, яшь һәм сәләтле спортчылардан торган командасы белән җиңү яулады. Командага хәлиткеч балларны яшь йолдызчыклар — ялгыз шуудагы кызлар алып килде. Олимпия чемпионы командасы, 2634,95 балл җыеп, 5 миллион сум күләмендә призга лаек булды.

Икенче урын алган Евгения Медведева командасы 2606,21 балл җыйды һәм үз казанышлары өчен 3 миллион сум акча алды. Алар, шулай ук, "Тамашачылар симпатиясе" призын отты, моның өчен командага тагын 1 миллион сум акча бирелде, дип яза Кызыл таң.


Фото: fsledokol.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алинә Заһитова фигуралы шуу