Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Зәйме, Балтачмы? Әллә Әлмәт яки Теләчеме?

Бүген татар көрәшчеләре җырлы-моңлы, икмәкле һәм көрәшле Актанышка җыела. Иртәгә биредә "Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә үткәрелүче турнир ачылачак.

Матур гадәт буенча ярышларны ачу тантанасында узган елга да нәтиҗәләр ясалып, иң яхшы көрәшчеләр, тренерлар, командалар һәм журналистлар бүләкләнәчәк.

Ә без исә узган елгы җиңүчеләр белән танышып китик әле. Билгеле булганча, былтыр бу турнирда Зәй командасы беренче булган иде. Икенче урында - Әлмәт, өченчедә - Теләче.

Шәхси беренчелектә 2018 елның җиңүчеләре исемлеге:

60 кг: 1. Нәфис Миңнебаев (Биектау) 2. Фирзәр Гыйниятуллин (Теләче) 3. Риназ Гарипов (Лаеш) 3. Илсур Гыймадетдинов (Кукмара)

65 кг: 1. Искәндәр Мортазин (Әлмәт) 2. Рөстәм Сәлахов (Зәй) 3. Динар Фәттахов (Кукмара) 3. Дмитрий Левашов (Зәй)

70 кг: 1. Ислам Фәлахов (Алабуга) 2. Равил Зәйнашев (Зәй-2) 3. Илшат Фазылҗанов (Арча) 3. Рамил Хисмәтуллин (Зәй)

75 кг: 1. Ранис Галимуллин (Биектау) 2. Динар Кәримуллин (Теләче) 3. Ринат Шәйхетдинов (Чаллы) 3. Рамил Синәкәев (Әлмәт)

80 кг: 1. Ренас Кәлимуллин (Зәй) 2. Роберт Шакиров (Тукай) 3. Илдар Закиров (Чирмешән) 3. Инсаф Шакиров (Саба)

85 кг: 1. Илмир Төхвәтуллин (Яңа Савин районы) 2. Раил Сәлахетдинов (Кукмара) 3. Нәфис Галиев (Вахитов-Идел буе районнары) 3. Салават Әсхәдуллин (Балтач)

90 кг: 1. Булат Мусин (Яңа Савин районы) 2. Марсель Гозәеров (Әлмәт) 3. Азат Кавиев (Алабуга) 3. Руслан Хәмидуллин (Зәй)

100 кг: 1. Раил Нургалиев (Биектау) 2. Ришат Гайнетдинов (Минзәлә) 3. Айдар Алтынбаев (Азнакай) 3. Илнур Хурамшин (Әлмәт)

130 кг: 1. Муса Галләмов (Теләче) 2. Ранис Гыйләҗетдинов (Чаллы) 3. Фердинанд Вәлиев (Әлмәт) 3. Лениз Абдуллин (Вахитов-Идел буе районнары)

130 кг артык: 1. Сергей Павлик (Зәй) 2. Фирдүс Зәйнуллин (Яшел Үзән) 3. Илфат Гыймадиев (Нурлат) 3. Марат Мөхәммәтҗанов (Түбән Кама)

Фото: "Ватаным Татарстан"

Сабиров Радик

idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш