Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Эчмәдем, дип кенә булмый...

Эчкәннән соң руль артына утыруның нинди нәтиҗәгә китерүе бик ачык.

Язмабызның герое — Балтач бистәсенә терәлеп утырган Сосна авылыннан. Ул үзенең туган авылын бик ярата һәм шунлыктан бераз кәефләнеп алганнан соң, машинасына утырып аның урамнарын йөреп чыгарга ияләнгән.

Бу елның җылы май аеның 6сында героебыз, аның сүзләренә караганда, 250 грамм аракы кабып алгач, төнге унберенчеләрдә машинасына утырып урам буйлап юлга кузгала. Әмма, гөнаһ шомлыгына каршы, аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата.

Кайда баруы белән кызыксыну, аның белән гәп кору руль артында утырган шоферның спиртлы эчемлекләр кулланган икәнлегенә нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Инспекторлар аңа махсус приборга өрергә тәкъдим итәләр. Әмма шоферыбыз, үзенең аракы эчкәнлеген инкарь итеп, бу гамәлне эшләүдән баш тарта. ЮХИДИ хезмәткәрләренә бер юл — аны медицина тикшерүенә, үзәк хастаханәгә алып бару кала. Ә инде хастаханәдә алынган анализлар егетебезнең исерек икәнлеген раслый. Бары шуннан соң гына ул үзенең спиртлы эчемлек кулланганын әйтергә мәҗбүр була.

Нәтиҗә бер — рәсми протокол төзелә, ул район җәмәгать суды каравына тапшырыла. Ә суд үз чиратында хәмер яратучыбызга 1 ел 8 ай җәяү йорергә һәм 30 мең сум штраф түләргә, дип карар чыгара. Димәк, эчкәннән соң руль артына утыруның нинди нәтиҗәгә китерүе бик ачык.

Суд карары көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев