Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Керсә хәмер кешегә...

Судның бу карары 10 тәүлектән соң үз көченә керәчәк.

Кеше организмы өчен хәмер агу сыман, бик начар тәэсир итә. Бу турыда һәркем яхшы аңлый. Әмма хәмер кулланып, машинага, руль артына утырып юлга чыгу, ул инде җинаять.

Кызганыч, бу турыда күпләр уйламый шул. Район авылларының берсеннән төн уртасында өйләнгән егет, аракы куллангач, машинасына утырып юлга чыга.

Балтач сөт-май комбинатында сменалы эштә эшләгән хатынына якынрак булыйм дигәндер, комбинатның чистарту корылмалары янына юл тота. Машинада узып киткәндә аны күреп калган участок инспекторы артыннан килә, хәмер кулланучы янына автоинспекция вәкилләрен чакырта. Алар килеп, өрдереп караганнан соң, шофер үзенең спиртлы эчемлек кулланганын әйтә, аңа карата беркетмә төзелә.

Балтач җәмәгать судының икенче участок судьясы Фәрит Шәрифуллин бу эшне җентекләп караганннан соң, үзенең гаебен таныган шоферның эше буенча карар кабул итте: 30 мең сум штраф түләтергә һәм аның бер ел сигез ай машинада йөрү хокукын чикләргә.

Судның бу карары 10 тәүлектән соң үз көченә керәчәк.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд залыннан